Һәр елдагыча, 9-14 апрель көннәрендә Татарстанда IV Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында укучылар һәм яшьләрнең финанс грамоталылыгын үстерүгә багышланган чаралар үтә. Атналык Кече Кибәхуҗа мәктәбендә дә бара. Сыйныф җитәкчеләре тематик сыйныф сәгатьләре үткәрәләр. 7 сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Г.Ә. бүген укучылар өчен мастер- класс форматында ачык чара үткәрде. Укучылар уен формасында биремнәр үтәделәр. Акча санау аларга бик ошады.