Районда дәүләт техник карау дәвам итә

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

     13 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Чулпан бүлекчәсендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 10 трактор, 3 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

    Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International