Көннәр җылынуга, язгы мәшәкатьләр дә башлана. Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен, күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров та, язгы ташу тыныч узарга тиеш, дип фаразлый. Дөрес, кинәт җылытып җибәреп, кар тиз эри башласа, ниләр буласын белеп булмый.
Әлегә кар акрын эри. Һава торышы да кинәт җылытырга тормый. Шулай да су басу куркынычы янаганда нишләргә?
Су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итеп, без бүген өлкэн төркем балалары белән видеороликлар карау оештырдык.Бу видеолар аша балалар:
өйгә су керә башласа, газны, суны һәм электрны сүндерергә;
азык-төлек запасын, кирәкле даруларны, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымнарны чормаларга, биегрәк урынга менгерергә,
документларны су үткәрми торган пакетларга төрергә;
ул-бу була калса, 01, 2-30-01, 112 номерлары аша коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәклеге икәнлеген белделәр.