4 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2018» Халыкара Акциясенә кушылды.

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора. Акция Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән (барлыгы 17 кеше катнашты),  уздырылды. Балаларга сугышның дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган түбәндәге әсәрләрдән өзекләр укылды:  Л.Кассилның “Памятник советскому солдату”, ”Дорогие мои мальчишки”,  А.В.Митеевның “Мешок овсянки”, А.Твардовскийның “Рассказы танкиста”, К.Симоновның “Сын артиллериста” һәм С.Алексеевның “Первая колонна”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International