"Бөек җиңүнең - 73 еллыгына" багышланган бәйрәм

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген, ягъни 8 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 73 еллыгына" багышланган чара узды. Чарада, икенче кечкенәләр,уртанчы,зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре Сафина Р.К.,Шарифуллина И.И. җитәкчелегендә, Бөек җиңүгә карата балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, уеннар уйнадылар.  Безнең тыныч тормышыбыз өчен башын салган бер генә авылдашыбыз да, җиңүне якынайту өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәребез дә, балачакларын сугыш урлаган әби-бабайларыбыз, барысы да искә алуга һәм хөрмәткә лаек.Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен, без яшь буын, сезгә зур рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда баш иябез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International