Беренчеләрдән булып хореография бүлеген тәмамлаучы 5 укучы халык биюе фәненнән имтихан тотты. Программа буенча 5 ел уку дәверендә туплаган белемнәрен алар бүген комиссия алдында күрсәттеләр. Аларны уңышлы чыгышлары белән кайнар котлыйбыз, алдагы тормышларында да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.