9 май көнне Теләче район үзәгеннән "Үлемсез полк" үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйлиләр.Һәр бала үзендә зур җаваплылык тойды. Баландыш төп мәктәбе укучылары акциядә бик теләп катнаштылар.