Шәтке авылында 8май көнне Бөек Ватан сугышында җиңүнен 73 еллыгына багышланган митинг һәм яу кырында ятып калган, исән калган авылдашлар истәлегенә һәйкәл - обелиск ачылды.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Митингта  сугыш һәм тыл ветераннары  күп санлы кунаклар Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.

    Митинг үлемсез полкның керүе белән башланып китте. Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде.Ул  барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Бәйрәм котлавы белән Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф. һәм ветераннар чыгыш ясады. Бәйрәм концерты булды. Соңыннан мәдәният йортында  чәй табыны артында хезмәт ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International