Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Исламов Фаиль тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат яңартты.