Митингта сугыш һәм тыл ветераннары күп санлы кунаклар Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.
Митинг үлемсез полкның керүе белән башланып китте. Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Бәйрәм котлавы белән Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф. һәм ветераннар чыгыш ясады. Бәйрәм концерты булды. Соңыннан мәдәният йортында чәй табыны артында хезмәт ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын тәбрикләделәр.