8 май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбендә, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Хәтерлибез, хөрмәт итәбез, горурланабыз» дигән батырлык дәресе үткәрделәр.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Әлеге дәреснең максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру, Курск сугышы мисалында туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү, үткәнебезгә крата кызыксыну уяту иде. Тарихчылар фикеренчә, Бөек Ватан сугышында нәкъ менә әлеге көрәш тамырдан борылыш чоры була. Курск дугасындагы көрәштә алты меңнән артык танк катнаша. Бу дөнья тарихында иң зур танк сугышы була. Мондый дәресләр үткәрү балаларда җаваплылык хисе, гражданлык һәм патриотик хисләр формалаштырырга булышыр дип ышанабыз. Китапханәдә шулай ук, Бөек Ватан сугышы һәм аның геройларына багышланган «Хәтерлибез, хөрмәт итәбез, горурланабыз» китап күргәзмәсе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International