Җиңүчеләрне котлыйбыз!

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова  һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге»  дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды. Теләче  урта мәктәбе укучылары «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Имамиев Данис, Кыямов Искәндәр,  Әхмәтҗанова Әлфинә һәм Баландыш урта мәктәбеннән Заһидуллина Нурфия җиңүчеләр булдылар. «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Айгөл Вәлиәхмәтова беренче урынга чыкты.

Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр Казан шәһәренә, «Экият» курчак театрында үтәчәк бүләкләү тантанасына барачак һәм аларга  курчак театры спектакле күрсәтеләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International