Ни хикмәттер, шул бәйрәм узып киткәч, күңелгә бераз моңсулык та өстәлә. Авыл кешесе Сабантуена карлар эри башлау белән үк әзерләнә башлый. Агымдагы елда, Ураза ае башлану сәбәпле, Сабантуе өчне бирнә җыю 11-12 май көннәрендә оештырылды. Авылыбыз яшьләре белән берлектә өйдән-өйгә кереп авыл халкының сабантуй өчен әзерләп куйган бүләкләре, яшь киленнәрнең чигүле сөлгеләре, кызларның матур итеп чиккән кулъяулыклары җыелды.