14 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары тыл ветеранына шефлык ярдәме оештырдылар. Бу юлы алар Булатова Равилә апа өенә юл тоттылар. Ветеранның җыйнак кына өендә аның сугыштан соңгы еллардагы тормышы турында сөйләгәннәрен тыңладылар, чишмәгә суга барып килделәр. Ахырдан Равилә апа үзен кайгыртканнары өчен балаларга рәхмәтләрен белдерде.