15 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Гаилә көненә багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 10 сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре белән таныштырды. “Үзегезнең гаилә кыйммәтләрегезне сакларга, аны буыннан-буынга тапшырырга онытмагыз. Барысы да сезнең кулларда”, - дип йомгаклады ул үзенең чыгышын.