2018 елның 10 май көнне Олы Нырсы авыл җирлеге территориясендә яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында аларның регистрация документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.
Авыл җирлегендә учетта булган 58 берәмлек техниканың 39 -ы әлеге чарада катнаштылар.
Тикшерү вакытында кайбер техникаларда вак кимчелекләр ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.