2018 елның 11 хәм 14 май көннәрендә Олы Мәтәскә хәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге территориясендә яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында аларның регистрация документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.
Авыл җирлегендә учетта булган барлык техниканың 60-63% әлеге чарада катнаштылар.
Тикшерү вакытында кайбер техникаларда вак кимчелекләр ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.