Лесной балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвешен булдыру өчен әти-әниләр һәм балалар белән бик күп төрле чаралар алып барыла.

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Балалар – безнең киләчәгебез.Шуңа эшчәнлекне без балаларны тәрбияләүдән һәм сәламәтлекне ныгытудан башларга тиеш. Балалар  белән тәрбияче сәламәтлекне ныгыту буенча  төрле темаларга әңгәмәләр уздыра. Иң беренче бала кечкенә яшьтән үк шәхси гигиена таләпләрен дөрес үтәргә, бу кагыйдәләрне бала гаиләдә һәм балалар бакчасында төгәл башкарырга тиеш.”Мин чисталык яратам” дигән темага әңгәмә вакытында балалар шәхси гигиена таләпләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләп бирә белделәр. Чөнки ашарга утырганда кулың чиста булмаса, бөтен бактерия-вирусларның эчкә үтеп керергә мөмкин икәнен балалар белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International