Бу көндә әти-әниләргә үз «тимер атларыннан» бер көнгә баш тартып, җәяү, велосипетта яки җәмәгать транспортында йөрергә тәкъдим ителде. Районыбызда да бу акциягә кушылып бер генә көн булса да машинасыз эшкә барсак, районыбыз үзәге дә бушап калыр, сәламәтлегебез һәм экология өчен зур файда булыр иде.