1994 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бу көн Русиядә 1995 елдан билгеләп үтелә. Гаилә ул - бик кадерле һәм якын кешеләребез. Бер - беребезгә ярдәм итү, һәрберебез турында кайгырту, мәрһәмәтле булу - безнең гаиләләребездә җылылык, уңайлылык һәм яхшы шартлар гына тудыра. Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә "Гаилә - ныклы терәгем" дигән тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә кеше тормышында гаиләнең роле турында материаллар һәм шулай ук информацияләр куелды.