Халыкара гаилә көне

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

15 май ел саен  халыкара  гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – ул тормышның нигезе. Иске Җөри балалар бакчасы да бу бәйрәмнән читтә калмады. Шул уңайдан, бакчабызда төрле чаралар булып узды. Тәрбияче балалар белән гаилә турында әңгәмә уздырды. Балаларга  һәр кеше өчен гаиләнең ничек мөһим икәнлеген аңлатты. Ахырдан балалар тәрбияче белән бергә үзенең гаиләсен ясадылар. Бу рәсемнәрдән “Минем гаилә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International