15 май – ХАЛЫКАРА ГАИЛӘ КӨНЕ!

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән ата-аналар арасында бәйләнеш төп принцибы булып тора. Гаилә белән тату хезмәттәшлек,  ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында һәр  бер төркемдә Гаилә көне уңаеннан төрле чаралар: “Минем гаиләм”, “Гаилә учагында”,”Гаилә шәҗәрәсе”, “Дус гаилә”, “Гаилә традицияләре” һ.б. оештырылды. Бу көнне безнең балалар бакчасында «Книга на завтрак» дип исемләнгән акция узды. Әти-әниләр  белән бергә балалар яңа китапларны сайлап алдылар һәм өйдә укырга теләкләрен белдерделәр. Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International