“Халыкара гаилә көне”

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Социаль халәткә һәм яшькә карамастан, безнең һәрберебез өчен тормышта беренче урында гаилә торачак. Бу категориягә әти-әниеңне, тормыш иптәшеңне  яки балаларны кертәсеңме, анысы мөхим түгел. Гаилә ул – бер өйдә яшәүче кешеләр генә түгел, ул – җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, авыр чакта бер-береңә терәк.

         2018 елның 15 маенда “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көне уңаеннан, социаль яктан куркыныч булган гаиләләрнең өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котладылар һәм гаиләгә күчтәнәч- азык-төлек пакеты тапшырдылар  Гаиләләрне котлауның  максаты булып гаилә мөнәсәбәтләрен яңарту һәм ныгыту, гаилә кыйммәтен пропагандалау тора иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International