Китапханә хезмәткәрләре әти – әниләрне гаилә бәйрәме белән котлау өчен 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасына юнәлде. Бакча ишегалдында һәм уен мәйданчыгында аларга бик күп әти-әни очрады. Китапханәчеләр аларга «Гаилә көне» турында сөйләде, китапханәгә бөтен гаиләләре белән килергә өндәде. Биредә күп кенә сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук, гаилә белән уку өчен «Книга на завтрак» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, файдалы киңәшләр бирелде һәм «Читайте детям книжки: 10 причин читать» дигән белешмәлек таратылды. Ә иң актив гаиләләр үзләрен «Авторы и их герои» шанс-викторинасында сынап карады.