Тату гаиләнең гаилә бәхете рецепты бик гади – гаиләдә иң мөһиме: тәртип һәм бер-береңә хөрмәт.
Һәр елны 15 майда, язның иң матур аеның нәкъ уртасында, Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне бар дөнья Гаиләне данлый.
15 май көнне Айдар мәдәният йортында авылыбызның "Иң яшь гаилә" -Гомәровлар гаиләсен чакырып «Гаилә бәхетенең рецепты».- дип исемләнгән чарада күңелләрен күтәрерлек төрле кызыклы өстәл уеннары, ярышлар һәм викторина сораулары әзерләнде.Истәлеккә фотога төшелде, күңел күтәренкелегенә бакча гөлләре- тульпаннар тапшырылды.