Гаилә – яшәешебезнең нигезе, безнең һәрберебез өчен иң кыйммәтле нәрсә, төрле буыннарны бәйләүче, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул. Айдар авыл китапханәчесе, «Китап белән танышулар башлана гаиләдән” исемле акция кысаларында “Иң яшь, күп китап укучы” Гомәровлар гаиләсен тәбрикләп, грамота һәм бүләк тапшырды. Чөнки китап уку аша рухи матурлык сыйфатлары, зәвык тәрбияләнә. Китап мәгълүмат чыганагы булып кына түгел, ә рухи азык, дөнья белән аралашу чарасы да булып тора.