Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы суздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул- әти,әни, балалар, баш өстендә бер тубә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итуче тирән тамырлы нәсел җебе. Олы Мәтәскә авылында матур гаиләләр бик күп. Китапханә тормышында актив булган балаларның әти-әниләрен чакырып китапханәче “Тату гаилә- бәхетле бала” дигән исем белән мәдәни чара үткәрде. Мул табынлы түгәрәк өстәл артында әти-әниләр һәм балалар рәхәтләнеп ял иттеләр: җырладылар,уйнадылар, гаилә турында шигырьләр,табышмаклар, мәкалләрьне искә төшерделәр. Китапханәче барысында гаилә көне белән кайнар котлады, гаиләләрендә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек теләде.