Светофорда кунакта

2018 елның 18 мае, җомга

14 мая көнне Үзәк  балалар бакчасында  2 кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә "Светофорда кунакта" дигән темага ачык чара үтте. Бу чараны  тәрбияче Валентина Степанова  үткәрде. Светофорда кунакта    юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәнүне дәвам иттеләр, төрле-төрле уеннар уйнадылар. Сәяхәт бик куңелле үтте. Килгән кунагыбыз   ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы специалисты Гузель Ягафарова  балаларга  төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искә кертте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International