Әлеге конкурска «Жизнь и творческий путь К. Симонова» һәм «Летописец войны» дип исемләнгән күргәзмәләр әзерләнгән иде. Беренче күргәзмә күренекле язучы Симоновның сугыш еллары биографиясе турында сөйли, ә икенчесе авторның әсәрләренә күзәтү тәкъдим итә.
Әлеге конкурска безне «Страна читающая» проекты һәм «Читаем Симонова» конкурсы илхамландырды.
Без сайлап алу туры үткәрдек, һәм иң яхшы шигырь укучыны Россия конкурсына җибәрергә булдык. К. М. Симоновның «Открытое письмо» дигән шигъри әсәрен сайлап алдык һәм видеоролик яздырдык. Әлеге роликны Youtube каналына керттек. Әсәрне Владимирова Ирина укыды.