17 май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Бергә ышаныйк” исемле акция уздырды. Акциянең максаты – шәхесара, өлкәннәр белән аңлашылмаучанлыклардан туган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген аңлату иде. Ә булган очракта балага психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук укучыларга буклетлар һәм ышаныч телефоны визиткалары таратылды.