Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлау - бик җаваплы эш. Һөнәр сайлау- үзеңнең киләчәгеңне сайлау ул.

2018 елның 18 мае, җомга

Дөньяда һөнәрнең  берничә мең  төре бар. Шулар арасыннан ничек үзеңә туры килгәнен сайлап алырга? Алан авылы китапханәчесе Алан урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән “Синең һөнәрең- синең киләчәгең” дигән темага әңгәмә үткәрде, аларга шушы юнәлештә каршылыклар килеп чыкмасын дигән максат белән, китаплар тәкъдим итте. Әңгәмә ахырында барлык укучыларга да “Китапханәнең укучысы бул!” акциясе кысаларында , бердәм китап укучы билетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International