Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Чара барышында Кызыл китапның нәрсә икәнлеген, аны ничек тудыру ихтыяҗы барлыкка килүен сөйләдем. Балалар нинди сирәк үсемлекләр, хайваннар булуын белделәр. Шулай ук балалар табигать турында мавыктыргыч экологик викторинада катнаштылар.