18 нче май көнне Теләче сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йортында, еллык йомгаклау концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Театралләштерелгән концерт- тамаша төрле җыр- биюләр белән үрелеп барды. Концертыбыз шулай ук бик куп бию номерлары булуы белән аеруча аерылып торды. Районыбызның балалар бакчасыннан килгән бәләкәчләр дә сынатмадылар, сәхнәдә әти- әниләрнең, килгән кунакларның күңелләренә хуш килерлек итеп чыгыш ясадылар. Концерт ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы үзенең җылы рәхмәт сүзләрен балаларга һәм концертны оештыручыларга җиткерде. Барлык укытучылар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International