Әти-әниләр 2017-18 уку елына куйган укыту- тәрбия эшләре белән, җәйге чорны оештыру планнары, максатлары белән таныштылар, балалар сәламәтлеген саклау темаларын кузгалттылар. Презентация формасында тәрбиячеләр ел буе балалар белән эшләүнең нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Әти-әниләргә группа тормышына ярдәм иткән өчен рәхмәтләр белдерелде, алга таба да бергә-бергә әшләргә дигән максат куелды.