19 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Пионер туган көненә багышланган, укучылар Сабантуе үтте. Укучылар бәйрәмен зур Сабантуйларның кече туганы дисәк тә була. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан башланды. Чигүле сөлгеләр бәйләгән колгалар тотып,авыл буйлап бүләк җыелды.. Сабантуйда капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү,күз бәйләп әйбер кисү,катыктан акча эзләү, зур галош киеп йөгерү, чүлмәк вату,аркан тартышу,таяк көрәштерү һәм башка күнелле уеннар оештырылды. Хәрбер уенннан сон җиңүчеләр билгеләнеп бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында укчылар шашлык һәм коймак белән сыйландылар.