Юл ялгышларны кичерми, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан мәктәпкәчә төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дигән күмәк эш эшләделәр . Инде менә тиздән җәйге каникуллар башлана, шуңа күрә дә инде без зурлар балаларга аңлату эшләрен алып барырга тиешбез. Ә инде мондый күмәкләшеп эшләнгән эшләр һәрвакытта истэ кала, чөнки һәр бер бала үзенең өлешен керткән була.