20 нче май көннеТимершык авылында 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында “Татарстанның бадминтон өметләре” исеме астында яшүсмерләрнең 2 нче этап турниры уеннары булып узды. Безнең Баландыш мәктәбеннән бер төркем укучылар катнашып, призлы урыннар алдылар. Тимербаев Раил – 1 урын, Хайрутдинов Ибраһим һәм Мөхәммәтшина Рәзилә – 2 урыннарны яуладылар (тренер: Җәббаров Алмаз Фоат улы)