Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында өмә.

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Менә күптән көткән ямьле җәй дә килеп җитте. Җәй диюгә кояшлы матур көннәр күз алдына килә. Ә матурлыкны булдыру өчен без үзебез дэ тырышырга тиешбез.Буген, нэкъ менә шуны максат итеп куеп безнең коллектив бакчада эшләргә чыкты.Берсеннән берсе матур чәчәкләр утырттык,булган фигураларны яңарттык,бакчабызның символы булган кояш рәсемен ясадык.Булдырган матурлыктан балалар күңеленә җылы хисләр күчәр,ә бакча территориясе көзгә кадәр безнең күзләрне иркәлэр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International