Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:
1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
2) өстәл уеннары
3) сүзле уеннар.
Безнең Шәтке балалар бакчасында балалар лото уеннарны унярга бик яраталар.