Баланың теле ачылу белән үзенең туган телен белеп үсәргә тиеш.

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Гаиләдә әти-әни балага туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Кече яшьтән үк   балалар бакчасында да тәрбияче балаларга милләтләрнең күп булуын, халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр алып бара. Безнең  республикада төрле халык милләтләре яши. Бүген ,безнең Лесной балалар бакчасында,тәрбияче балаларны   Идел буе халыкларының тормышы, көн-күреше белән таныштыруны дәвам итте. Һәр милләтнең матур киемнәр белән киендереп  ясалган курчаклары балаларга бик ошады. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, тормышлары бар. Чуаш, мордва, башкорт, удмурт, мари халыклары турында җырлар тыңлау, шигырьләр уку, уеннар уйнау балалар өчен күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International