Зур «Белем корабы» балаларны мәктәп юлына озатты. Аларны озатырга кече яшьтәге балалар да керделәр. Бәйрәм ике телдә җыр-бию, шигырьләр белән бер сулышта узды, хэттә балалар инглиз телендә дә җыр җырлап күрсәттеләр. Ә әти-әниләр, әби-бабайлар, килгән кунаклар балаларның һәрбер чыгышын олылап алкышларга күмделәр; тәрбиячеләргә, бакча коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.