2018 нче елның 25 маенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Зиннатова Г.Р. “Син үзең генә түгел” программасы буенча чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге программа гомумбелем йортларында төрле яшьтәге укучылар арасында суицидны булдырмау максатыннан профилактик һәм коррекцион эшләр оештыруга юнәлгән.
Әлеге занятие яшьүсмерләргә үзләренең тискәре хис - тойгылары белән идарә итәргә һәм тормышны уңай яктан бәяләргә ярдәм итә.