Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Актив укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Аскарова Р. К. , класс җитәкчеләре Рәсимә Фаезхановна, мәктәп директоры Хузин Ю. Р., районнан килгән вәкил Хузин Л. Ю. һәм әти-әниләре котлады. Укучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен матур шигырь юллары белән җиткерделәр, вальс әйләнделәр. Аларга имтиханнарда уңышлар, хәерле ак юллар теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.