Табигать кочагында ял.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Мәктәпләрдә укулар тәмамлану алдында тора.  Контроль эшләр артта калды. Балаларның күңеле табигатькә ашкына.   Алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, бүген Баландыш төп  мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә экскурсиягә бардылар. Укучылар язгы табигать белән якыннан таныштылар. Учак ягып, уха пешерделәр. “Котдус чишмәсе”нең саф суы  белән чәй кайнаттылар.  Табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар.Укучылар күңелле ял иттелэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International