2018 елның терлек азыгы әзерләү өчен, азык әзерләү техникаларын хәм азык саклау чокырларын әзерлеген тикшерү максатыннан район хуҗалыкларында конкурс булып узачак.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

      2018 елның 1 июнь көнне район хуҗалыклары арасында терлек азыгы әзерләү  өчен, азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау  чокырларын әзерлеген тикшерү максатыннан, районда конкурс булып узачак.

     Тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгының механизация хәм  игенчелек бүлегеннән, Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм  техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсеннән  шулай ук, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән хәм агрофирма оешмаларыннан белгечләр катнашачак.

     Конкурста терлек азыгын әзерләү техникаларын 15 өлештән торган  күрсәткечләр белән бәяләнеп тикшереләчәк. Конкурска хәтле районның барлык  үзйөрешле комбайннары да техник торышына күзәтү узачак хәм шулай ук хәрбер  механизмнарының әзерлеге тикшереләчәк. Шулай ук, конкурста терлек азыгын  ташу өчен биек бортлы үзйөрешле техникалар әзерлеге, печән чапкычларының,  печән  әйләндерү тырмаларының хәм печән җыеп-тыгызлау агрегатларының   әзерлеге, үлчәү җайланмаларының, азык саклау чокырларының (чистарту,  ремонтлау, агарту) әзерлеген хәм шулай ук, терлек азыгы әзерләү вакытында кызыксындыру чаралары тикшереләчәк.

    Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International