Аңлату эшләре алып бардылар.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

26 май көнне Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре  яшьләр өчен дискотека алдыннан : -"Нәрсә ул наркотиклар? Кеше ни өчен наркотикка үрелә?, Заман афәтенә каршы ничек көрәшергә?" - дигән сорауларга җаваплар язылган "Уяу бул!" -дип аталган буклетларны  таратып аңлату эшләре алып бардылар.
Наркотикны яшәү рәвеше итеп кенә проблемалар хәл ителми, киресенчә, яшәеш проблемаларының яңасы барлыкка килә. Наркотиклар кешене ихтыярсыз ясый, рухи үсешен туктата. Гадәттә, наркотик бәласеннән гаиләләр таркала, кеше, ирексездән, җинаять юлына баса.
Наркоманияне профилактикала эшенә актив кушылганда гына бу яшәеш проблемасына әверелгән социаль бәладән котылырга мөмкин булуына ышанырга кирәклеге турында сөйләнде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International