28 май көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Бисмиллаһ тәлгәшләре” авторы, якташыбыз Рәйсә Файзуллина белән очрашу булып узды.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Очрашуда китапханәчеләр, укытучылар,  китап сөюче укучылар катнашты. Әлеге чара Коръән укуы белән башланып китте. Очрашуда Рәйсә апа Файзуллина “Бисмиллаһ тәлгәшләре” китабының язылу тарихын сөйләде һәм китапка кертелгән кайбер шигырьләрен укучыларга тәкъдим итте.

  Китапханәдә рамазан аена багышланган “Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син аллага!” дигән күргәзмә эшләнде.  Чара барышында  Рәшидә абыстай Исхакыйга багышланган видеоролик күрсәтелде. Очрашу кичәсендә Ислам диненең тынычлык һәм милләтара татулык дине икәнлегенә аеруча басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International