Җәйге яллар куркынычсыз булсын!

2018 елның 1 июне, җомга

Менә зарыгып көтеп алган җәйге каникул көннәре дә килеп җитте. Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары җәйге ял көннәрен табигатькә экскурсиядән башладылар. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп табигатьне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Алда балаларны озын җәйге яллар көтә. Укучыларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып, имин куркынычсыз яллар теләп каникулга озатабыз. Җәйге яллар балалар өчен куркынычсыз булсын дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International