28 май көнне Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни - белем бирү проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

2018 елның 1 июне, җомга

Җиңүчеләр – Имамиев Данис, Киямов Искәндәр, Әхмәтҗанова Әлфинә, Валиахметова Зәлия (Теләче мәктәбе), Заһидуллина Нурфия (Баландыш мәктәбе) дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Тантаналы чара программасына интерактив уен, китап күргәзмәсе, иң яхшы мәдәни көндәлекләрне күрсәтү кертелгән иде. Шулай ук, балалар Абдулла Алишның “Койрыклар” әдәби – анимацион басмасы, энциклопедиялар һәм әкиятләрдән торган диск белән бүләкләнделәр. Иң зыялы ата – аналарга Казан театрларына билетлар бүләк иттеләр.

Бәйрәм “Хаврошечка” спектаклен карау белән тәмамланды. Әкият геройлары белән очрашу балаларда җылы тәэсирләр калдырды. Алар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International