Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан, 29 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар белән “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дип исемләнгән әңгәмә узды. Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.